Татарстан мәдәният министры Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы белән очрашты

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцин белән очрашты. Министрлыкта үткән очрашуда консул – атташе Пянь Сяоцан һәм министр урынбасары Гүзәл Шәрипова катнашты.

Айрат Сибагатуллин кунакларны сәламләп, мәдәни хезмәттәшлек турында сөйләшүгә шат булуын белдерде. Ул шулай ук безнең мәдәният һәм сәнгать эшлекләренең Кытайда узган төрле чара-фестивальләрдә бик актив катнашуын искәртеп узды. “Кытайга театрлар да барды, күргәзмәләр оештырдык. 2015 елда  безнең “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Кытай рәссамы Янь Дуньцзяньның “Чәчәкләр һәм кошлар” дигән күргәзмәсе үтте”, - диде ул.

Генераль консулы У Инцин Татарстан белән мәдәни хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде. Аның сүзләренчә, ул Татарстан артистлары чыгышын караган һәм аңарда бары җылы тәэсирләр генә калган. Шуңа да ул Кытайда Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү фикерен хуплады.

Очрашуда хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре билгеләнде. Яклар тиз арада мәдәни багланышлар буенча тәкъдимнәрне карарга килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International