Иртәгә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камеры хорының ун еллыгына багышланган концерт була. “Ун елдан соң” дигән программага хорның иң популяр проектлары, шулай ук яңа номерлар да кергән.
Концерт 18.30да башлана.