Иртәгә, 1 ноябрьдә, композитор, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкованың тууына 111 ел тулган көндә, Яңа татар бистәсе зиратында аның каберенә чәчәкләр салу була. Чарада Казанның иҗат җәмәгатьчелеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнаша.
Чара 10.15дә башлана.