Кино фонды милли фильмнар төшерү белән бәйле чыгымнарны кайтаруга конкурс башлану турында игълан итә

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Кино фонды милли фильмнар төшерү белән бәйле чыгымнарны кайтаруга конкурс башлану турында игълан итә. Гаризалар 30 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Фонд ярдәменә төшерү стадиясендә булган проектлар дәгъва кыла ала. Тикшерү өчен уен һәм анимация проект гаризалары кабул ителә. Кино фонды бер проектка 5 млн сумга кадәр ярдәм күрсәтергә әзер, әмма 100 процент кире кайтару шарты белән. Проектларга ярдәм күрсәтү турындагы карарны Кино фондының Попечительләр советы кабул итә.

Конкурс турындагы тулырак мәгълүматны http://www.fond-kino.ru/news/fond-kino-obavlaet-konkurs-po-podderzke-proektov-na-stadii-developmenta/ сылтамаы буенча кереп белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International