“Татарстан – туган йортыбыз” Республика милли-мәдәни фестивале гала-концерты

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

4 ноябрь көнне, 13.00дә, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, “Татарстан – туган йортыбыз” Республика милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” Дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Быел фестивальнең зона турларында 2000нән артык кеше катнашкан, ә гала-концертта республика районнарыннан 600, ә Казаннан 200ләп кеше чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз, уен кораллары, фольклор номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International