1 ноябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының ун еллыгына багышланган концерт була. “Ун елдан соң” дип аталган юбилей кичәсе программасына хорның иң популяр проектларының иң яхшы әсәрләре дә, шулай ук яңа номерлар да керәчәк. Концерт 18.30да башлана.
Юбилей кичәсендә хор хезмәттәшлек итә торган танылган артистлар һәм оркестрлар: “Казан нуры” Халык уен кораллары оркестры (җитәкчесе Рәсим Ильясов), Болактагы Яшьләр театры Камера оркестры (Дмитрий Чирков), Казан югары танк командирлар училищесы оркестры (җитәкчесе Ян Орехов), Алинә Шәрипҗанова, DJ ART, Андрей Руденко, Максим Мулин, Алсу Барышникова катнаша.