«Манеж» Күргәзмәләр үзәгендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

2017 елның 6 октябре, җомга

5 октябрь көнне «Манеж» Күргәзмәләр үзәгенең “Гаилә тарихы – Республика тарихы” күргәзмәсендә ТРның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” Халык уен кораллары оркестры концерты булды. Алар өлкәннәр декадасына багышланган “Көзге калейдоскоп” программасы белән чыгыш ясадылар.

“Көзге калейдоскоп” программасына Россия һәм чит ил авторлары музыкасы кергән. Концертта Астор Пьяццолл, Иоган Штраус, Модест Мусоргский, Исаак Дунаевский, Салих Сәйдашев, Ренат Еникеев, Җәүдәт Файзи һәм башка композиторларның әсәрләре яңгырады. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Гөлзар Гайнуллина (аккардеон), Артур Надюков һәм Илфир Бикмиев (баян), Антон Хохлов һәм Георгий Судаков (балалайка) чыгыш ясады.

Концертны Казан шәһәренең Ветераннар һәм пенсионерлар советы иҗтимагый оешмасы вәкилләре карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International