Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла

2017 елның 6 октябре, җомга

Шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее 10 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чара уздырачак. Ул Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуга багышлана. 

Билгеле булганча, Җаекта Габдулла Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Чара Г.Тукай яшәгән элеккеге «Болгар» кунакханәсе урнашкан бина янында узачак. Программада – “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган Татарстанда бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү каралган.

Шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Г.Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, яшь артист Ришат Әхмәдуллин һәм Илнур Закировның да катнашуы күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International