Чаллы дәүләт татар драма театры яңа сезонны 6 октябрь көнне ача

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Чаллы дәүләт татар драма театры 6 октябрь көнне 18.00дә яңа сезонны ача. Бу көнне тамашачыларга Булат Сәлахов пьесасы буенча куелган “Яратылмый калган ярлар” спектакле премьерасы тәкъдим ителә. Спектакльне сәхнәгә М.Гафури исемендәге Башкорт Академик театры режиссеры Илсур Казакбаев куйган. Композитор – Башкортстан Республикасы һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, хореограф – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова.

Спектакль Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүлеп биргән грант акчаларына куелган. Театр 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләр буенча иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре арасында җиңүче дип табылган иде.

2014 елда “Яңа татар пьесасы” конкурсы нәтиҗәләре буенча Чаллы драматургы, Татарстан Республикасының халык артисты Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” әсәре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясе белән бүләкләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International