Әлмәт театры яңа сезонны “Әҗәлгә дару бар диләр...” спектакле премьерасы белән ача

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

6 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры Ж.Б.Мольер пьессасы буенча куелган “Әҗәлгә дару бар диләр...” спектакле белән 73нче сезонны ача.

Әлмәт театры яңа сезонны “тамашачылар сезоны” дип игълан итә. Аның асылы шунда, тамашачы театрда үзен иң төп кеше дип хис итәргә тиеш. Ачылыш көнендә тамашачылар премьера спектаклен караудан тыш, истәлекле бүләкләр алачак, аерым игътибар тоячак.

Традиция буенча, бу көнне елның иң яхшы актерлары да игълан ителәчәк. Менә инде 10 елдан артык узган сезон нәтиҗәләре буенча югары профессиональлек, иҗади активлык өчен актерларга Әлмәт районы башлыгының “Ел актеры” премиясе тапшырыла.

Тантаналы өлештән соң Ж.Б.Мольер пьессасы буенча куелган “Әҗәлгә дару бар диләр...” спектакленең премьерасы тәкъдим ителә. Ул сәхнәгә “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куелган. Әсәрне Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән. Режиссер – Елена Кузина (Санкт-Петербург).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International