1 октябрь көнне тарихчы-этнолог, археолог, көнчыгыш белгече, язучы һәм тәрҗемәче Лев Николаевич Гумелевның тууына 105 ел тула.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан, 2 октябрь көнне 12.00дә Казанда (Петербург урамы башланган урында) язучының һәйкәленә чәчәкләр салу була.
Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм тәрҗемәчеләр катнаша.
Искәртеп узабыз: Бөек совет һәм Россия галиме, татар халкының тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән тарих фәннәре кандидаты Лев Гумелев хөрмәтенә бронза сын Казанда 2005 елда ачылган иде.