Чечняның легендар “Вайнах” бию ансамбле Казандагы концерт белән Татарстан Республикасы буенча оештырылган “Дуслык күпере” дигән гастрольләр турын тәмамлады. Кичә алар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә чыгыш ясады.
Искәртеп узабыз: “Вайнах” ансамбле артистлары Татарстанга 16 сентябрь килгән иде. Әлеге вакыт аралыгында алар республиканың 11 шәһәрендә булды. Әлмәттә алар җирле Мәдәният сараеның хореография коллективы өчен остаз дәресе үткәрде, ә Алабугада дуслык һәм ике як өчен дә файдалы мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзеде.