ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан башкаласында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Иң эре кино чараларының берсе булган фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татарстанның музей язы – 2019» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә гаилә билетын һәм Татарстан музейларында бушлай керү  өчен көннәр булдыру турында хәбәр итте.

«Татарстанның музей язы – 2019» VI Республика акциясе алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. Акция быел 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр узачак.


29
март, 2019 ел
җомга

«Безнең Татарстан»  форумына заявкалар кабул итү  кампаниясе башланды. Экспертлар тугыз форум мәйданчыгы буенча финалда дәүләт ярдәме алачак идеяләр һәм проектларны сайлап алачак.

1 апрельдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстанның музей язы – 2019»  VI республика акциясенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә Люси Воронованың күргәзмәсе ачылды.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Театраль Идел буе» исемле округ проекты башлана.

27 март көнне  Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Казанның 8нче балалар музыка мәктәбенең хисап  концерты булды.

Бу көннәрдә Мәскәүдә кино һәм телевидение өчен җиһазлар, хезмәт күрсәтү һәм яңа технологияләр буенча 16нчы тапкыр CPS-2019 халыкара күргәзмәсе уза.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бу! Шай-бу!» спектакленең премьерасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International