Мәскәүдә «Россия» Дәүләт үзәк концерт залында IV «Парамузыкаль фестиваль» була

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

1-2 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең «Россия» концерт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль яраклашуына багышланган дүртенче «Парамузыкаль фестиваль» булды.

Проектның сәнгать шурасы карары белән Чаллы шәһәрендә яшәүче Лилия Хәнипова һәм Даниил Плешаков катнашучылар исемлегенә кертелделәр, хәзерге вакытта алар РФ Президент оркестры белән чыгыш ясарга әзерләнәләр.

28 ноябрьдә Мәскәү шәһәр Думасы бинасында фестивальнең матбугат конференциясе узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International