23-24 ноябрьдә Татарстан Республикасына Казахстан Республикасы Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе килә

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

23-24 ноябрьдә Казахстан Республикасы Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хәкиме Б.М. Сапарбаев җитәкчелегендәге делегациянең Татарстан Республикасына визиты була.

Визит кысаларында Казахстан сәнгать осталары концерты булачак һәм фотокүргәзмәләр узачак.

Концерт  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 23 ноябрьдә 16.30 минутта башлана. Керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International