22 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештырган чираттагы “Оркестр белән музыка дәресе” узачак.
“Дәрес” программасында - «Капитан Грант балалары» кинофильмына увертюра, Оффенбахның «Орфей җәһәннәмдә» (канкан), «Кармен-Сюита»дан Тореадор, Вивальдиның «Җәй» әсәре һәм башкалар.
Киләсе дәрес 29 ноябрьдә узачак.
Декабрьдә оркестр “Дәресләр” өчен Яңа ел программасы әзерли.
Мәгълүмат өчен: 89377797750, 236-73-65
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте