21 – 23 ноябрьдә «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән бергәләп “Россиянең хәрби тарихы: риваятьләр, фактлар һәм хәтер” дигән темага “Бишенче Кремль укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырачак.
Конференциянең төп максаты – болгавыр дәвер вакыйгалары һәм 1812 елгы сугыш тарихы чыганакларын ачыклау һәм аларны фәнни, гомуммәдәни әйләнешкә кертү, шулай ук хәрби тарихны музей экспозицияләрендә гәүдәләндерү. Казан губернасына аерым игътибар биреләчәк.
Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән белгечләр, галимнәр катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте