В республике объявлен конкурс «По следам великого наследия»

15 января 2008 г., вторник
С 1 января по 1 июня 2008 года в Татарстане пройдет республиканский конкурс «По следам великого наследия», посвященный 130-летию со дня рождения классика татарской литературы, общественного деятеля Гаяза Исхаки.
Учредителями конкурса являются Министерство культуры Республики Татарстан, ТГАТ им. Г.Камала, Союз писателей Республики Татарстан, непосредственным организатором - Республиканская юношеская библиотека Татарстана.
Цель конкурса - приобщение молодежи к литературному и общественному наследию Гаяза Исхаки, формирование у молодежи интереса к театральным постановкам произведений писателя.
В конкурсе может участвовать молодежь в возрасте от 15 до 30 лет. Участникам предлагается ответить на 50 вопросов, которые будут опубликованы на страницах газет «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Мэдэни жомга», «Татарстан яшьлэре», на Интернет-сайтах МК РТ, ТГАТ им. Г.Камала и РЮБ Татарстана.
Конкурс проводится в два тура:
- Первый тур (01.01.2008 - 01.05.2008) - поступление и отбор лучших работ в ЦБС городов и районов РТ;
- Второй тур (01.05.2008 - 01.06.2008) - отбор лучших работ в республиканском оргкомитете.
Для организации и подведения итогов конкурса создается Республиканский оргкомитет с функциями жюри, состоящий из представителей Министерства культуры РТ, ТГАТ им. Г.Камала, РЮБ Татарстана, Союза писателей РТ и руководителей ведущих СМИ республики.
Победители конкурса получат ценные призы и дипломы.
Награждение победителей и призеров конкурса состоится в деревне Яуширма Чистопольского района 6 июля 2008 года во время празднования 130-летия со дня рождения Гаяза Исхаки.
Телефон для справок: (843) 523–55–09; факс: (843) 523–55–09.


Вопросы конкурса

1. “Тәгаллемдә Сәгадәт һәм гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер” хикәясендә, мәктәпне тәмамлагач, Хәлимгә нинди бүләкләр бирәләр?
2. “Кәләпүшче кыз” хикәясендә Камәр белән Вафа нинди бакчада очрашалар? Бу әсәр сәхнәдә уйналдымы?
3.“Очрашу яки Гөлгыйзар” хикәясендә “Мине саргайтма! Кил! Ат алдым, арба алмакчы булып торам. Кырларга чыгып йөрермез” дигән сүзләр кем хатында һәм кемгә төбәп язылган?
4. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестен язганда Гаяз Исхакый кайда яши һәм нинди вазыйфа башкара?
5. “Габдулла” хикәясендә Габдулла яши торган бүлмәдә фуражка, татар бүреге, нимес фуражкасы, салам эшләпә, кәләпүш кебек төрле баш киемнәре бар. Мондый төрлелек Габдуллага ни өчен кирәк?
6. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестенда “Печән базары” мәчетендә инде юкка чыккан болгарларга багышланган хыялый музей нинди көнне ачыла һәм ул көн русларның нинди бәйрәм көненә туры килә?
7. Гаяз Исхакый “Зиндан” повестен ничәнче елда, нинди айда һәм ничәнче числода яза башлаган? Әсәр ничәнче елда, кайсы шәһәрдә һәм нинди типографиядә басылып чыккан?
8. “Солдат” хикәясендә Садыйкны кулга алганда стражниклар өйдә нинди  кораллар табалар?
9. “Кәҗүл читек” хикәясендә малайлар Әхмәдулладан ни өчен көләләр?
10. “Башкорт бәхете” хикәясендә “мин” исеменнән хикәяләүче харчевняда башта ничә пилмән бирүләрен сорый? Ничә пилмән ашый?
11. “Ул әле өйләнмәгән иде” хикәясендә Шәмси белән Анна, кымызга баргач, нинди елга буена балыкка баралар?
12. “Татар гакылы” хикәясендә Хәдичә ни сәбәптән һәлак була?
13. “Күк капусы” хикәясендә Гаяз Исхакый Һади Максудиның нинди әсәрен атап үтә?
14. “Кияү” хикәясендә Мәрфуга абыстай ике пар тозлы казны кемгә саткан?
15. “Ул икеләнә иде” хикәясендә Хәлим башка шәһәргә кем киңәше белән һәм нинди максат белән бара?
16. “Остазбикә” повестенда Вахид муллага икенче хатынлыкка Галимәне кем яучылый?
17. “Бер тоткарның саташуы” хикәясендә автор Петербургта әсәрен кем кулына биреп җибәрә?
18. “Тормышмы бу” повестенең герое толыбын, самоварын, ломбардка салып, үзенә нинди киемнәр тектерә?
19. “Теләнче кызы” романында Сәгадәт авылда йортлары янган кешеләргә нәрсәләр бирә?
20. “Сөннәтче бабай” хикәясендә хәзрәт Сөннәтче бабайдан атнаның кайсы көнендә канын алдыра? Бу әсәр кайда сәхнәләштерелде?
21. “Мулла бабай” романында Хәлим ни өчен мәдрәсәдән качып авылына, аннан соң Казанга китәргә мәҗбүр була?
22. “Мулла бабай” романында мәдрәсәдә Шакир белән Гатаны ни өчен утызар камчы сугып җәзалыйлар?
23. “Теләнче кызы” романында Шәрип бабай гаиләсе, авылдан Казанга күчеп килгәч, нинди бәягә фатирга кереп тора башлый?
24. “Өч хатын берлән тормыш” драмасында чуен сандыктан Кәримнең күпме акчасы югала?
25. “Ике гашыйк” комедиясендә кем ул Рабига?
26. “Алдым-бирдем” драмасында Ибраһимның өендә тентү ясаган становой нинди кәгазьләрне алып китә? Бу персонажны кайсы артист уйнады?
27. “Мөгаллим” драмасын сәхнәдә уйнарга кем рөхсәт бирми?
28. “Кыямәт” комедиясендә “алтын язулы” йомыркага нинди сүзләр язылган була һәм ул сүзләрне кем укый?
29. “Җәмгыять” комедиясендә Җамал кода кәгазь эчендә ут яктысында нәрсә күрә?
30. “Мөгаллимә” драмасында мөгаллимә Фатыйма Себергә каян килгән?
31. “Тартышу” драмасында яшьләр нинди пьесаны сәхнәдә уйнарга җыеналар? Ул пьесаны кем язган һәм кем тәрҗемә иткән?
32. “Зөләйха” драмасында “Һәркем үз динендә торырга кирәк. Көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый” дигән сүзләрне кем әйтә? Спектакльдә бу рольне кем башкарды?
33. “Өйгә таба” повестенда Фәридә үзләренә кунакка килгән Тимергалиевкә нинди гозер белән мөрәҗәгать итә?
34. “Көз” повестендә кем ул Паша һәм аның әсәрнең геройлары Гөлсем белән Нәфисәгә нинди мөнәсәбәте бар? Бу әсәр кайда, кайчан һәм кайсы режиссер тарафыннан сәхнәләштерелде?
35. “Жан Баевич” комедиясендә Галәветдин төп герой Жан Баевичны “тәрәккый пәрвәрлеге” белән ничә миллион мөселман исеменнән тәбрик итә? Бу спектакльдә кем ул Шакирҗан? Аны кем уйный?
36. “Локман Хәким” әкиятендә Хәким кемнәр өчен чиста суны алдан хәзерләп куярга киңәш бирә?
37. “Олуг Мөхәммәд” драмасында сугышка керер алдыннан Олуг Мөхәммәд хан үзенең уллары Мәхмүд, Касыйм, Ягъкуб һәм Йосыфка нинди вазыйфалар тапшыра?
38. “Дулкын эчендә” пьесасында төрек малае Шәүкәтне Казанга кадәр һәм Разия ханым гаиләсенә кемнәр алып килә?
39. “Мулла бабай” романында Фәхри мулла авылга моназарәгә килгән кунак шәкертләрнең атларына печән салу турында йомыш кушканда сүзен башта “һәп заман, тиз заман!” дип тәмамлый, ә бераздан “һәп заман!” дип кенә әйтә. Мәхдүм бу гыйбарәләрнең мәгънәсен шәкертләргә ничек дип аңлата?
40. Г.Исхакый Ватаныннан киткәнче нинди газета-журналлар чыгарган? Ерак Шәрыкта нинди гәзитәгә нигез салган?
41. Уфада Милли мәҗлес тарафыннан Гаяз Исхакый делегат булып сайланган Солых һәйәте (конференциясе) нинди илдә уздырыла?
42. Гаяз Исхакый Ватаныннан читтә ничә ел яшәгән һәм кайсы илләрдә булган?
43. Гаяз Исхакый чыгарган “Милли юл” (“Яңа милли юл”) журналы кайда басылган һәм ничә сан чыккан?
44. Гаяз Исхакый туган авылында республика күләмендә үткәрелүче чара турында ниләр беләсез?
45. Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал” очеркы нинди телләрдә һәм кайчан басылып чыккан?
46. Гаяз Исхакыйның нинди псевдонимнарын беләсез?
47. Соңгы елларда кайсы театрлар Гаяз Исхакыйның нинди әсәрләрен беренче тапкыр һәм кайчан сәхнәгә куйдылар? Аларның режиссерлары кемнәр? Төп рольләрдә кайсы артистлар уйнады?
48. Гаяз Исхакый кайдаһәм кайчан туган (иске стильдә, яңа стильдә)? Гаяз Исхакый кайчан вафат була һәм кайда җирләнә?
49. Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булган шәхесләрне атап китегез? Бу премия кайчан бирелә башлады?
50. Гаяз Исхакыйның исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан республикасында нинди эшләр башкарыла?

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International