Әюпова Ирада Хафизҗан
кызы
Татарстан Республикасы мәдәният министры
Туган көне:
1971 елның 13 июле
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 264-74-01
E-Mail:
mkrt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1971 елның 13 июлендә Баку шәһәрендә туган.

Белеме:
1993 елда Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен "Инженер-математик" белгечлеге буенча тәмамлый.
2002 елда Татарстанның эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү институтын тәмамлый, белгечлеге "Юрист".
2014 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясендә "Дәүләт һәм муниципаль җитәкчелек белгечлеге –
MasterofPublicAdministration (MPA)"
программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү үтә.

Хезмәт эшчәнлеге:
10.1994 – 06.1998 елларда – ААҖ "Түбән Кама шин" (ПХ "Шинник", ИВЦ) – инженер-программачы.
06.1998 – 07.2000 елларда – "Түбән Кама коммерция үзәге"ндә баш белгеч.
07.2000 – 04.2004 елларда – Казан шәһәре эшмәкәрлеккә булышлык итү комитетында бүлек башлыгы, комитет рәисе урынбасары.
04.2004 – 09.2005 елларда - Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
09.2005 – 08.2006 елларда - Казан шәһәре эшмәкәрлеккә булышлык итү комитеты рәисе.
08.2006 – 07.2008 елларда – Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, бүлек башлыгы.
07.07.2008 – 22.05.2011 елларда - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
23.05.2011 – 21.11.2015 елларда - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.
22.11.2015 – 30.05.2016 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.
2016 елның 31 маеннан - Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

Бүләкләре:
"Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме (2014)

Кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International