Идарәче

Төп вазыйфалары:

- түбәндәге бүлекләр эшчәнлеген күзәтә: оештыру эшләре бүлеге, гомуми бүлек (эшне оештыру һәм документ әйләнешен күзәтү), бина һәм министрның кабул итү бүлмәсе торышына караган мәсьәләләрдә бухгалтер исәп-хисабы бүлеге;

- Аппаратка йөкләнгән бурыч һәм вазыйфаларның үтәлешен тәэмин итә, Министрлык Аппаратының барлык структура бүлекләре эшчәнлеген көйли аларның үзара бәйләнешләрен җайга сала;

- кабул итү бүлмәсе сәркатибе һәм түбәндәге бүлекләр эшчәнлеген күзәтә: оештыру эшләре, эшне оештыру һәм документ әйләнеше, бина һәм министрның кабул итү бүлмәсе торышына караган мәсьәләләрдә бухгалтер исәп-хисабы бүлеге;

- кул астындагы бүлекләр, аларның төзелеше, хезмәткәрләр саны һәм Министрлык Аппаратының эш регламенты турында нигезләмә проектларын раслау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министрына тәкъдим итә;

- бинаны карау һәм хезмәт күрсәтү өчен кабул ителгән хезмәткәрләр белән подряд килешүләре төзүне күзәтә; бинаны карау, вәкиллек, командировка чыгымнары өчен бүленгән аппарат һәм штаттан тыш фонд сметасы нигезендә финанс чараларын бүлә;

- Эшне оештыруның бердәм системасы нигезендә башкару тәртибе торышын һәм эшне оештыруны күзәтә һәм алар өчен җавап бирә;

- аппаратның эчке хезмәт бүленеше кагыйдәләрен, Министрлыкның эш регламентын раслауга тәкъдим итә;

- аппарат хезмәткәрләре тарафыннан Эчке эш тәртибе кагыйдәләре һәм Министрлык җитәкчеләре боерыкларының үтәлүен тәэмин итә;

- ТР Президенты, Премьер-министры, Дәүләт советы рәисе, ТР Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт советы боерыклары, карарлары һәм күрсәтмәләрен үтәүне күзәтә;

- мәдәният һәм сәнгать оешмалары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча норматив-хокукый һәм закон актлары, методик кулланмалар эшләүдә катнаша;

- Министрлык бүлекләренең ведомство карамагындагы барлык оешмалар, муниципаль берлекләрнең структура бүлекләре белән югарыда торган дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары боерыкларын үтәү мәсьәләләре буенча бәйләнешләрен тәэмин итә;

- Министрлык тарафыннан үткәрелә торган утырыш, киңәшмәләрне әзерләү һәм үткәрүне күзәтә, аларны документлаштыра, матди-техник ягын тәэмин итә;

- министр, аның урынбасарларының билгеле бер вакытта гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү исәп-хисабын алып бара;

- аппарат хезмәткәрләренең гражданнарның язма һәм телдән әйтелгән мөрәҗәгатьләренә, шулай ук югарыда торган дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарының резолюция белән җибәрелгән хатларына вакытында җавап бирүен күзәтә;

- Министрлыкта эшне оештыру, башкарма тәртип анализы буенча даими рәвештә киңәшмәләр үткәрә; җитәкчелек өчен оператив хисаплар әзерли;

- Министрлыкка килә торган һәм министрлыктан чыгучы документлар характеры, аларны әзерләү сыйфаты турындагы аналитик материаллар нигезендә, Министрлыкта эшне оештыруны камилләштерү документларны һәм белешмә-мәгълүматны эшкәртү сыйфатын күтәрү һәм тизләтү буенча тәкъдимнәр кертә;

- аппарат һәм ведомство карамагындагы оешма хезмәткәрләрен эшне оештыру тәртибе буенча укытуны оештыра, документлар белән эшләүнең яңа таләпләре һәм методикасы турында хәбәр итә;

- документлар белән эшләүне даими камилләштерүгә ярдәм итә торган чаралар әзерли, аларның Министрлык аппаратында үтәлүен күзәтә, ведомство карамагындагы оешмалар һәм муниципаль мәдәният органнары белән бәйләнешләрне күзәтү системасын булдыра;

- Министрлыкта электрон почта һәм башка элемтә чараларының даими эшләве өчен җавап бирә;

- ведомство карамагындагы оешмаларга, мәдәният һәм сәнгать органнарына үзләре җитәкчелек иткән бүлекләрдә идарә һәм эш юнәлешен билгеләү буенча гамәли ярдәм күрсәтүдә катнаша;

- яңа җиһазлар, оргтехника һәм элемтә чаралары урнаштыру буенча программалар төзүне оештыра;

- Министрлык бинасына хезмәт күрсәтүне, аның санитария нормаларына туры килүен, янгын куркынычсызлыгын һәм бинаны саклауны оештыра;

- Министрлык хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрә;

- дәүләт серен саклау чараларын күрә, һөнәри мәгълүматның яшеренлеген тәэмин итә;

- Министрга хезмәткәрләрне, Министрлыкка беркетелгән хезмәтләрне бүләкләү яки дисциплинар җәзага тарту тәкъдимнәрен әзерли;

- үз һөнәри дәрәҗәсен даими күтәреп тора, буйсынган структура бүлекләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне оештыра.

 

Эшләр белән идарә итүче
Контактная информация
Телефон: (843) 264-74-38
E-Mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования