Кадрлар бүлеге

Төп вазыйфалары:

 

- мәдәният өлкәсендә хезмәт базары һәм кадрлар торышы мониторингын әзерли;

- тармакның хезмәт базарын өйрәнә һәм югары әзерлекле белгечләргә ихтыяҗны фаразлый;

- республика күләмендә тармакны кадрлар белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү, аларны кабат укыту һәм кадрларның әзерлеген күтәрү максатчан программаларын төзи һәм тормышка ашыра;

- министрлыкның мәдәният тармагы өчен белгечләр әзерләү, аларны кабат укыту өчен грантлар алуда катнашуын тәэмин итә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, дәүләт мәгариф оешмалары белән бәйләнешләрне тормышка ашыра;

- махсуслашкан мәдәният һәм сәнгать уку йортларына максатчан контрактлы программа буенча абитуриентлар кабул итүнең төгәл саннарын билгели;

- мәдәният һәм сәнгать уку йортларына максатчан конкурстан тыш урыннарга абитуриентлар сайлауны, тормышка ашыра, аларның уку юнәлешен билгели, 4 яклы килешүләр төзи;

- югары уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашуын тәэмин итә;

- кадрларның әзерлеген күтәрү, кабат укытуның күләмен, этапларын көйли һәм эш бирүчеләрнең гаризалары нигезендә дәүләт заказын формалаштыра;

- мәдәният, сәнгать, кинематография эшлеклеләренә адреслы ярдәм күрсәтүне нигезләүдә һәм тармак хезмәткәрләрен социаль-хокукый яклауда катнаша;

- ТР Мәдәният министрлыгы аппараты, ведомство оешмаларындагы кадрлар агымын, аның сәбәпләрен өйрәнә, кадрларның эш белән тәэмин итү яки азат итү эшен көйли;

- хөкүмәт бүләгенә, почетлы исем бирелүгә тәкъдим ителгән мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, тармак хезмәткәрләренең бүләкләү материалларын системага сала һәм нигезли, аларны тикшерү өчен югарыда торган органнарга җибәрә; Мәдәният министрлыгы, РФ һәм РТ массакүләм коммуникацияләренең билге һәм грамоталары белән бүләкләү эшен оештыра;

- ведомство карамагындагы оешмаларда кадрлар аудитын тормышка ашыра;

- тармак хезмәткәрләрен рухый һәм матди яктан стимуллаштыруга ярдәм итә;

- “РФ Дәүләт гражданлык хезмәте” Федераль Законын һәм Татарстан Республикасының “ТР Дәүләт гражданлык хезмәте” Законының үтәлешен тәэмин итә;

- РФ һәм ТР “РФ һәм ТР Дәүләт гражданлык хезмәте” Законының нигезләмәләрен тормышка ашыру турында тәкъдимнәр, дәүләт хезмәте турында башка норматив актлар әзерли һәм раслау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министрына тапшыра;

- дәүләт хезмәткәрләрен кабат укыту, әзерлекләрен күтәрү һәм стажировкага җибәрүне оештыра;

- дәүләт гражданлык вазыйфаларын, республиканың дәүләт мәдәният, сәнгать, кинематография оешмаларының җитәкчелек составын алмаштыру өчен кадрлар резервы әзерли;

- аттестация комиссиясе, вакантлы дәүләт гражданлык вазыйфаларын алмаштыру өчен конкурс комиссиясе, мәнфәгатьләр низагын көйләү комиссиясе эшчәнлеген оештыра һәм тәэмин итә;

- хезмәт тикшеренүләре үткәрү, шәхси мәгълүмат дөреслеген, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең чикләүләрне саклавын тикшерүне оештыра, нәтиҗәләр буенча тәкъдимнәр әзерли;

- вакантлы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына конкурс үткәрүне оештыра һәм тәэмин итә;

- кабул ителгән дәүләт хезмәткәрләре һәм белгечләрен укыту, аларның яңа хезмәт урынына җайлашулары мәсьәләләрен көйли;

- дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең, республика оешмалары җитәкчеләренең әзерлекне күтәрү аттестациясе имтиханын үтүен оештыра һәм тәэмин итә; мәдәният һәм сәнгать оешмалары хезмәткәрләренең аттестация үтүен оештыру һәм үткәрү эшен җитәкли;

- Дәүләт вазыйфалары һәм дәүләт гражданлык хезмәте реестрын, Министрлык аппаратының дәүләт хезмәткәрләре Реестрын ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре Департаментына тапшыра;

- гражданлык хезмәтенең дәүләт вазыйфаларын биләүчеләргә класс дәрәҗәләре бирү карарлары әзерли һәм нигезли, билгеләнгән тәртиптә хезмәт таныклыклары нигезләү һәм тапшыруны оештыра;

- дәүләт гражданлык хезмәте стажы булдыру документларын нигезли;

- министрлык хезмәткәрләрен, ведомство оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләрен эшкә кабул итү һәм азат итү боерыклары проектларын әзерли һәм җитәкчелеккә тапшыра;

- министрлык хезмәткәрләре, ведомство оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренә ял бирү, командировкага җибәрү карарларын нигезли һәм җитәкчелеккә тапшыра;

- кадрлар, хәрби бурычлылар мәсьәләләре буенча исәп-хисап эше алып бара;

- пенсиягә тәкъдим итүләрне нигезли;

- чит илгә командировкага бару исәп-хисабын алып бара;

- республика мәдәният оешмалары кадр хезмәтләренең эш тәҗрибәсен гомумиләштерә һәм тарата;

- гражданнарны кабул итә, аларның кадрлар мәсьәләсенә караган хатлары, шикаять, гаризаларына җавап бирә;

- Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (әзерлекләрен күтәрү) институты эшчәнлеген җитәкли.

 

Фәйзуллина Фәния Илдусовна
Фәйзуллина Фәния Илдусовна


Телефон: (843) 264-74-30
E-mail:

Төп киңәшче

Телефон: (843) 264-74-34
E-mail:

Әйдәп баручы киңәшче

Телефон: (843) 264-73-86
E-mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования