Планлаштыру һәм финанслау идарәсе

Идарә структурасы:

Төп вазыйфалары:

- тармакның икътисадый сәясәтен төзи һәм тормышка ашыра, аның икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итә;

- Татарстан Республикасы мәдәният тармагы белән идарә итүнең заманча, яңа ысулларын кулланылышка кертә;

- проектны финанслау принципларын билгели һәм һәр чара буенча гомуми чыгымнарны исәпли;

- министрлык һәм аның карамагындагы бюджет оешмаларының төрле максатчан федераль программаларда катнашуына дәүләт күзәтчелеген оештыра һәм тормышка ашыра;

- максатчан грантлар рәвешендә мәдәният оешмаларына ярдәм итү системаларын төзи һәм гамәлгә кертә;

- республиканың гына түгел, Россия һәм халыкара грантларны җәлеп итү системаларын төзи;

- Татарстан Республикасының әйдәп баручы театр-тамаша оешмалары, музыкаль коллектив һәм уку йортлары өчен Татарстан Республикасы Президенты грантлары турында Нигезләмәләр, норматив документлар һәм Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге премияләрнең Нигезләмәләрен эшли;

- министрлык карамагында оешмаларның мәдәни эшчәнлегеннән икътисадый ресурслар алу максатыннан, мәдәният оешмаларында маркетинг тикшеренүләре үткәрә, икътисадый нигезләмәләр бирә һәм анализлый;

- Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының хезмәт күрсәтүе үсү темпларын фаразлый;

- хезмәт күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартларын урнаштыру тәртибе, бюджеттагы мәдәният оешмаларының түләүле хезмәт күрсәтү тарифлары мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерли;

- халыкның мәдәният оешмалары хезмәт күрсәтүенә түли алу мөмкинлеген һәм әзерлеген өйрәнә;

- тармакның финанс хезмәтләрен комплекслы программалаштыруны гамәлгә ашыра;

- Интернет һәм башка заманча мәгълүматый технологияләр куллана;

- һәр мәдәният оешмасының эшләре торышына җентекле, алга таба әлеге оешманың һәм гомумән тармакның ныклы, эффектив икътисадый сәясәтен төзергә булышырлык анализ ясый;

- халыкның мәдәният өлкәсендәге түләүле хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗларын өйрәнә; алдан уйланылган, халыкның түләү мөмкинлеге анализына нигезләнгән тариф сәясәтен тормышка ашыра;

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның уку процессында куллану максатыннан яңа программа продуктларын чагыштырып анализлый, аларга экспертиза үткәрә.

 

Контактная информация
Телефон: (843) 264-74-74
E-Mail:

Планлаштыру һәм маркетинг бүлеге



Телефон: (843) 264-74-29
E-mail:

Әйдәп баручы белгеч

Телефон: (843) 264-74-26
E-mail:



Телефон: (843) 264-75-17
E-mail:

Бухгалтер исәп-хисабы бүлеге



Телефон: (843) 264-74-28
E-mail:



Телефон: (843) 264-74-33
E-mail:

Богданова Рәмзия Фәргатовна
Богданова Рәмзия Фәргатовна


Телефон: (843) 264-74-27
E-mail:



Телефон: (843) 264-74-33
E-mail:

Финанслау һәм бюджет чыгымнарын күзәтү бүлеге

Мусин Нияз Илдусович
Мусин Нияз Илдусович
Бүлек мөдире

Телефон: (843) 264-75-16
E-mail:

Әйдәп баручы киңәшче

Телефон: (843) 264-74-23
E-mail:

1 разрядлы өлкән белгеч

Телефон: (843) 264-73-93
E-mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования