Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге

Төп вазыйфалары:

 

- китапханәчелек эше, халык иҗаты, мәдәни-күңел ачу өлкәсе, социаль-мәдәни эш өлкәсен программалаштыру;

- Татарстан Республикасының дәүләт милкендә хисапланган китапханәләр эшчәнлеген көйләү һәм алар белән идарә итү; муниципаль берәмлекләр тарафыннан хезмәт күрсәтүнең мәдәният өлкәсендәге муниципаль хокукый актлар белән көйләнә торган таләпләрне саклавын контрольдә тоту;

- Татарстан Республикасы территориясендә китапханәчелек эше һәм халык иҗатының үсү юлларын, тенденцияләрен фаразлау, комплекслы анализлау, тәкъдимнәр әзерләү;

- муниципаль оешмалар мәдәнияте буенча оператив мәгълүмат базасы төзү һәм ныгыту; муниципаль берәмлекләрнең мәдәният оешмаларына һәм мәдәни-күңел ачу оешмалары челтәре барлыкка килүгә ярдәм итү;

- китапханәчелек эше, халык иҗаты һәм социаль-мәдәни эш өлкәсендә яңа перспектив юнәлешләрне һәм алдынгы тәҗрибә тенденцияләрен практикада куллану;

- дәүләт китапханәләренең фондын формалаштыру һәм тулыландыру чараларын тормышка ашыру;

- китап нәшриятләре һәм китап сатучы оешмаларга дәүләт заказын формалаштыру;

- муниципаль берәмлекләр, аерым мәдәни-күңел ачу оешмаларына инициатив мәдәни проектлар эшләү һәм тормышка ашыруда ярдәм итү.

Бүлек мөдире
Контактная информация
Телефон: (843) 264-74-41
E-Mail:

Әйдәп баручы консультант

Телефон: (843) 264-73-90
E-mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования