Матбугат үзәге

Төп вазыйфалары:

- Татарстан Республикасы мәдәнияте үсеше проблемалары буенча мәгълүматый база алып бару;

- Татарстан Республикасы, Идел буе төбәге, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр мәдәнияте өлкәсендә мәгълүматны системалаштыру һәм анализлау;

- басма, электрон һәм Интернет ММЧ материаллары буенча Татарстан, Россия һәм дөнья мәдәнияте өлкәсендәге вакыйгалар турындагы мәгълүматларга күзәтү әзерләү;

- аерым төр мәдәни эшчәнлек үсешендә максатлар һәм үсеш юллары билгеләү өчен мәдәният өлкәсен, мәдәният өлкәсендәге инновацион технологияләрне тикшерү һәм аларны кулланылышка кертү буенча тәкъдимнәр эшләү;

- мәдәният өлкәсендәге процессларны дәүләт тарафыннан көйләүнең бездәге һәм чит илдәге тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәсендә, тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр эшләү, аларның механизмнарын оптимальләштерү, мәдәният өлкәсендә республика дәүләт сәясәтенең тормышка ашырылуын анализлау һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- Министрлык эшчәнлеген тәэмин итү өчен мәгълүматый, аналитик һәм башка төр материаллар әзерләү, министрга тапшырылачак документлар, тикшеренү материаллары экспертизасында катнашу;

- Министрлык, министр, аның урынбасарлары, ведомство карамагындагы оешмалар эшчәнлеген мәгълүматый яктан тәэмин итү, ММЧны Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсе эшчәнлеге хакында көйләүче материаллар белән таныштырып бару, эффектив мәгълүматый тәэмин ителеш максатында ММЧ һәм аерым журналистлар белән элемтәләр урнаштыру, ныгыту, матбугат-конференцияләре, брифинг һәм башка чаралар үткәрү;

- Татарстан Республикасының Электрон Хакимиятен кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү һ.б.

 

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования