Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге

Төп функцияләре:

 

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карар һәм боерыкларын, Татарстан Республикасы законнарын һәм Бүлек эшчәнлегенә караган сораулар буенча башка норматив-хокукый актларны эшләүдә катнаша;

- Бүлек вәкаләтләре мәсьәләләренә караган, чираттагы финанс елында Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашырыла торган федераль максатчан программаларга гаризалар әзерли;

- Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерацисе субъектлары арасында мәдәни бәйләнешләрне тормышка ашыру, татарлар мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында килешү, протокол проектларын эшли;

- Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләр арасындагы хезмәттәшлек турында, министрлык белән Россия Федерациясе субъектларының тиешле дәүләт мәдәният органнары арасындагы килешүләрне тормышка ашыруны оештыра;

- татар мәдәнияте һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар мәдәнияте үсеше һәм үзенчәлекләрен саклау өчен тиешле шартлар тудыруда катнаша, тиешле проектларны тормышка ашыруга ярдәм итә;

- республиканың милли-мәдәни автономияләренә, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрнең милли-мәдәни берләшмәләренә оештыру-методик һәм башка төрле ярдәм күрсәтә;

- төбәкара, милләтара мәдәни хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшен халыкара ТӨРЕКСОЙ оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыра;

- министрлык карамагындагы оешмаларның һәм министрлык бүлекләренең мәдәният өлкәсендә күчмә чаралар әзерләү һәм үткәрүен, шулай ук Татарстан Республикасына мәдәни максат белән килгән чит ил һәм Россия төбәкләре делегацияләрен каршылау эшләрен оештыра һәм көйли;

- РФ ТЭМ, аның Казандагы вәкиллеге, чит ил вәкиллекләре, Татарстан Республикасының чит илләрдәге вәкиллекләре белән элемтәләрне тормышка ашыра, министрлык һәм югарыда әйтелгән оешмалар арасында документлар әйләнешен контрольдә тота, тармакның иҗат төркемнәрен чит илгә чыгару һәм чит ил мәдәнияте вәкилләрен Татарстан Республикасында кабул итү өчен кирәкле документлар эшләүгә ярдәм күрсәтә;

- милләтара, төбәкара һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча мониторинг үткәрә, шуңа нигезләнеп, аналитик материаллар, фараз һәм тәкъдимнәр әзерли;

- республика һәм муниципаль мәдәни оешмаларның, милли-мәдәни берләшмәләрнең мәдәни инициативаларын дәүләт тарафыннан яклау эшен башкара;

- республика шәһәр һәм районнарының башкарама хакимиятләренә милләтара бәйләнешләр өлкәсендә оештыру һәм методик ярдәм күрсәтә;

- Бүлек вәкаләтләренә караган мәсьәләләр буенча граждан һәм оешмаларның тәкъдим, гариза һәм шикаятьләрен карый, аларга җавап әзерли;

- министрлык вәкаләтенә караган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, хокукый актлары таләпләрен үтәүне тәэмин итү эшендә катнаша;

- милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләренең квалификациясен күтәрүне оештыруда, тармакның уку йортлары базасында татар диаспорасы өчен мәдәният хезмәткәрләре әзерләүдә катнаша;

- фестиваль, бәйге, милли бәйрәмнәр, Татарстан Мәдәният көннәре һәм башка чаралар үткәрүгә ярдәм итә;

- төбәкара, милләтара һәм халыкара мәдәни хезмәттәшлекнең милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фестиваль, бәйге, милли бәйрәмнәр, фәнни-практик конференция, семинар-киңәшмә, тәкъдим итү, “түгәрәк өстәл” һәм башка чаралар оештыруның инициаторы һәм тормышка ашыручысы булып тора;

- татарларның милли-мәдәни автономияләре белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре Массакүләм мәгълүмат чаралары бәйләнешен, министрлык порталының даими рәвештә төбәкара, милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат белән тәэмин итә;

- башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары өчен тармак хезмәткәрләрен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы  дәүләт бүләкләре, почетлы грамота һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләү буенча тәкъдимнәр әзерли;

- бүлек вәкаләтләре кысаларында эш оештыруны тормышка ашыра, бүлекнең эш планын әзерли һәм тормышка ашыра, тармак һәм министрлыкның план, программаларының тиешле бүлекләренә тәкъдимнәр әзерли, коллегия, киңәшмә, семинарлар әзерләүдә катнаша.

Бүлек мөдире

Телефон: (843) 264-73-96
E-mail:

Төп киңәшче

Телефон: (843)264-74-67
E-mail:

Әйдәп баручы консультант

Телефон: 264-73-95
E-mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования