Отдел госзаказа

Төп вазыйфалары:

Дәүләт заказы өлкәсендә:

- министрлык һәм аның карамагындагы оешмаларның ихтыяҗлары өчен товар, эш һәм хезмәт күрсәтүне сатып алуны оештыру;

- сатып алуның квартал һәм еллык планнарын төзү, эш, хезмәт күрсәтү һәм товар белән тәэмин итүгә дәүләт заказын үтәү;

- министрлык һәм аның карамагындагы оешмаларның ихтыяҗлары өчен продукция, эш һәм хезмәт күрсәтү сатып алу буенча ачык конкурслар, аукционнар оештыру;

- министрлык карамагындагы оешмаларның товар сатып алуын контрольдә тоту, дәүләт заказына конкурс оештыруның механизмнарын нәтиҗәле куллану буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- дәүләт заказы буенча квартал саен һәм еллык статистик хисапларны әзерләү, тәкъдим итү;

- дәүләт заказы өлкәсендә министрлык карамагындагы оешмалар белән даими җитәкчелек итү;

- ТР Мәдәният министрлыгының ведомство исемлеген алып бару.


Төзелеш өлкәсендә:

- инвестицион процессның башка катнашучылары белән берлектә, билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасының мәдәни объектларын төзү, төзекләндерү һәм үзгәртеп кору буенча федераль, адреслы, максатчан һәм республика программаларын төзү һәм яклау;

- ТРның мәдәни объектларын төзү, яңартып кору һәм төзекләндерү өлкәсендәге программаларны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда дәүләт заказчигы – ТРның Мәдәният министрлыгы инвесторы вазыйфаларын үтәү; билгеләнгән вакытка генераль подрядчик белән агымдагы төзекләндерү эшләре буенча килешүләр төзү;

- төзелеш эшләренең барышын, аның күләмен, сыйфат таләпләренә тәңгәл килүен күзәтүне оештыру.

 

Автотранспорт мәсьәләсендә:

- мәдәният оешмаларын җиңел машиналар белән тәэмин итү нормативларын эшләү;

- министрлык карамагындагы оешмаларда никадәр техника барлыгын, аларның нинди хәлдә булуын, автотранспорт сатып алу һәм исәптән чыгаруны контрольдә тота, ТР Мәдәният министрлыгының тиешле күрсәтмә һәм боерыкларын әзерли; автотранспорт мәсьәләсе буенча мәгълүмат җыя, статистик хисап алып бара һәм шуларга анализ ясый.

Бүлек мөдире
Контактная информация
Телефон: (843) 264-74-43
E-Mail:



Телефон: (843) 264-74-58
E-mail:

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования