Татарстан Республикасы мәдәният министры


Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы

Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы

Элемтә өчен мәгълүмат

Адрес:
420015, Казан, Пушкина ур., 66/33
Телефон:
(843) 264-74-01; 264-74-02
Факс:
(843) 292-07-26
E-Mail:
mkrt@tatar.ru

Тәрҗемәи хәле

Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын “тарих” белгечлеге буенча тәмамлаган.

1977 елдан – Чистай суднолар ремонтлау заводының радиооператоры.
1985-1989 елларда - Казан дәүләт педагогика институтының студентлар профсоюзы комитеты рәисе.
1989-1991 елларда – партиянең Бауман район комитеты инструкторы.
1991-1993 елларда – фильмнарны прокатка бирү буенча вәкаләтле, “Киноцентр” Бөтенсоюз җитештерү-иҗат берләшмәсенең Татарстан бүлеге директоры урынбасары.
1993–1997 елларда – Татарстан Республикасы Кинематография буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
1997–1998 елларда – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе.
1998–1999 елларда – Татарстан Республикасы Премьер–министры киңәшчесе. 1999–2002 елларда – “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе рәисенең беренче урынбасары.
2002 елда – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары.
2002 ел ноябреннән 2011 елның март аена хәтле - “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе.
2011 елның мартыннан – Татарстан Республикасы мәдәният министры.

Өйләнгән, ике улы бар.


Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования