ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) уза.

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) эшли башлады. Смена нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз остазлары белән командада булдырган иҗади проектлар тәкъдим ителәчәк. Смена 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.


30
июнь, 2023 ел
җомга

30 июнь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Министрлык һәм Министрлык карамагындагы учреждение хезмәткәрләре өчен "Гражданнарның акчаларын интернет аша читтән торып урлауга каршы профилактика турында" дигән темага семинар-киңәшмә узды.

2023 елның 4 июлендә 11.00 сәгатьтә «Таткультресурсцентр» Дәләт бюджет учрежденясендә Татарстан Республикасының чигелгән картасын булдыруның йомгаклау этабы тәкъдир ителәчәк. «Бану бюросы» авторлык остаханәсе белән берлектә чигү осталары озак һәм иң мөһим этапка тотыналар - картаның фрагментларын бердәм тукымага беркетү эшен башлыйлар.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 июлендә Кемерово шәһәрендә 10:00 - 17:00 сәгатькә кадәр Мәскәү мәйданында ХХIII Федераль һәм III Халыкара шахтер Сабантуе узачак. Чарада Кемеров өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

2023 елның 7 июлендә 18:00 - 19:30 сәг. кадәр Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә «Фантазия» Казан шәһәр хатын-кызлар джаз-оркестры «Джаз музеон» яки «Министерство джазовых муз» программасын тәкъдим итә.

2023 елның 6 июлендә 18.00 сәгатьтә «Музыкаль пәнҗешәмбеләр» агарту программасы кысаларында ТР Милли музее конференц-залында «Казан композиторлары мәктәбенең яңа исемнәре» мәдәни-мәгариф проекты узачак. Всеволод Сарандов: композиторның иҗади лабораториясе».

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 89 нчы сезоны да уңышлы гына тәмамланып килә. Әлеге ел театрыбыз өчен бик тә уңышлы булды: күпләп яңа премьералар куелды, матур-матур чаралар үткәрелде, яңа театр сөючеләр, даими тамашачыларыбыз пәйдә булды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры киләсе 36 нчы сезонда тамашачыны «Ал җилкәннәр» премьерасы белән сөендерәчәк. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 30 нчы июнь 18:30 сәгатьтә булачак премьераның ачык репетициясенә чакырабыз.

Төбәк кинокомиссияләр конференциясе "Яңа вектор" төбәк киносы форумының төп вакыйгасы булды. Ул Калининградта һәм Светлогорск шәһәрләрендә 28 июньнән 1 июльгә кадәр Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уза. Форумда Татарстанны "Татаркино" мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International