ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

21 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге дәрәҗәле оркестр концерты белән башланып китәчәк. Иҗат коллективы тамашачыларга «30 лет на бис» программасын тәкъдим итәчәк. Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә кергән. Концертны музыка белгече, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Апакова алып бара.

22 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда  күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара уздырыла. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләнә.

Конкурста Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары катнаша ала. Җиңүчеләр фильм төшерү циклына тулысынча субсидия алачак.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

15 сентябрьдә Казанда татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел тулуы билгеләп үтелде. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә бөек драматург җирләнгән Архангел зиратында искә алу чарасын оештырды.

20 сентябрьдә, 16 сәгатьтә, Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында, Чистай муниципаль районы «Чистай җире – талантлар хәзинәсе» мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерә.

2023 елның 14 сентябрендә 85нче яшендә озакка сузылган авырудан соң танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы вафат булды.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе
15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Кичә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында республика программасы кысаларында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы узды. 


29
август, 2023 ел
сишәмбе

30 август көнне Татарстан Республикасында берьюлы ике вакыйга - Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре Көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан республика халкы һәм кунаклар өчен күптөрле мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International