ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2024 ел
җомга

22 апрель көнне 19:00 сәгатьтә “Чулпан” Мәдәни үзәгендә Ингушетия Республикасы Дәүләт филармониясенең “Бека пандар, ека оаз” программасы белән “Гармун уйна, минем тавышым яңгырый” концерты була.

Башкортстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының беренче концерты Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча гастрольләр кысаларында Казанда С.Сәйдәшев ис. ГБКЗда узды.

Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры 5 апрельдә 18:30 сәгатьтә Яр Чаллыдагы Орган залы сәхнәсендә һәм 6 апрельдә 17:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

7 апрельдә 16:00 сәгатьтә Ярославльдә В.С. Розов исемендәге Бөтенроссия театр фестивале кысаларында «Счастливая Шарлотта» Казан ТЮЗның «Счастливая Шарлотта» моноспектакле күрсәтеләчәк.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасында яңа проект - «Махалля» иҗат киңлеге эшли башлады.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Беларусь һәм Россия халыкларын берләштерү көненә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы исеменнән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады.

Татарстан халыклары дуслыгы йортында Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекнең заманча тарихына багышланган «Бер тарих - бердәм юл» фотокүргәзмәсе ачылды.

27 майдан 1 июньгә кадәр Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-мәгариф форумы узачак.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Театр 90 еллык тарихында тәүге тапкыр әлеге фестивальдә катнаша.

24-26 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт циркы Татарстан Республикасының Мәдәният минситрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим итә. Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре һәм театр актерлары катнаша. Премьера Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

5 апрельдә республиканың төп музеенда «Татарстан Республикасы Милли музее ритетлары» күргәзмәсе ачыла. Ул музейның 129 еллыгына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International