ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

24 апрель 18:00 сәг. Татарстан Республикасы Композиторлар союзы бинасында (Лобачевский ур.,10) композитор Миләүшә Хайруллина балалар өчен «Тукай мәйданы» фортепиано музыкасына багышланган авторлык концертына чакырабыз.

Әлеге чарада һәркем үзенең шигырь уку сәләтен күрсәтә ала.

26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак.


12
апрель, 2024 ел
җомга

Абакан шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.

25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак.

2024 елның 15-16 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла.


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

1-7 апрель көннәрендә Ярославльдә «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивале узды. Беренче тапкыр фестивальдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да катнашты. Кариевлылар фестивальдә «Рөстәм маҗаралары» спектаклен (режиссёр ˗ Тимур Кулов) тәкъдим итте һәм төп бүләк ˗ Гран-прига лаек булды. Театр артистлары исә «Иң яхшы ир-ат роле» (Булат Гатауллин) һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Альбина Гатауллина) номинацияләрендә җиңү яулады.

«XIX гасырның икенче яртысында - XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» - каталогның электрон версиясе.

2024 елның 24 апрелендә 13.00 сәгатьтә «Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә (Казан шәһәре, Мөштәри ур., 16нчы йорт) Татарстан Республикасы Халык сәнгать һөнәрләре буенча сәнгать-эксперт советының утырышы була.

28 апрельдән 4 майга кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен яңа укыту программасы узачак.

"Тотальный диктант" халыкара агарту акциясе 2024 елда егерме еллыгын билгеләп үтә һәм 20 апрельдә узачак. Теләгән һәркем яңадан үзенең грамоталыгын тикшерә һәм яхшы заманча рус әдәбияты белән таныша алачак. Татарстан территориясендә диктантны барлык торак пунктларда яшәүчеләр язачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International