ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү, Абакан, Ульяновск, Яр Чаллы шәһәрләрендә 12 спектакль уйналачак.

Март-апрель айларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

22 февраль көнне 15:00дә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, чын мәгънәсендә масштаблы сәләткә ия рәссам, график, сынчы, монументалист, театр рәссамы Бакый Идрис улы Урманченың туган көне алдыннан «Мин үз халкым белән» иҗат кичәсе узачак һәм «Бакый Урманчы. Шәхес һәм иҗат» китабы тәкъдим ителәчәк.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 21 февралендә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Россиядә Гаилә елы игълан ителү уңае белән оештырыла.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бәйрәмдә тамашачыларны оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, 100% тере тавыш көтә.

28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Татар моңсыз яши аламыни –

Татар күңеленә моң кирәк...

15 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Г.Камал театрында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләре узачак.


3
февраль, 2024 ел
шимбә

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа елның беренче аенда ук иң нәниләр өчен “Гаҗәеп көн” дигән бәби – спектакленең премьерасын тәкъдим итте.


2
февраль, 2024 ел
җомга

3 февраль 2024 ел 15:00 сәг. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концерты узачак.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International