Татарстанлыларны “Иҗади Олимпта” XXI и XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстанлыларны “Иҗади Олимпта” XXI и XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсның Казан этаплары 2017 елның 29нчы октябреннән 1нче ноябренә кадәр һәм 2нче ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак.

Фестивальләрнең Гран-прие өчен Россия, БДБ илләре, Европа һәм Азия илләреннән хореография, музыкаль, театраль коллективлар һәм солистлар, шулай ук рәссамнар көрәшәчәк.

Конкурс чыгышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләүдән тыш, чара кысаларында педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр һәм катнашучылар өчен остаз дәресләре дә оештырылачак.

Фестивальнең жюри составына атказанган артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре, иҗади уку йортлары укытучылары, танылган музыкантлар, артистлар һәм хореографлар керә. Конкурс кагыйдәләре буенча, жюри составы фестиваль башланганчы игълан ителми.

1 дәрәҗә лауреат булган конкурсантлар ел саен көз көне Санкт-Петербургта уза торган “Талантлар салюты” проектының Суперфиналында катнашырга чакырыла.Суперфиналның приз фонды 500 000 сум тәшкил итә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://saluttalantov.ru сайтына кереп белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International