Бүген Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Татарстан сәнгать осталары концерты узды

2017 елның 21 июле, җомга

Концертны Әләзән халкы белән бергә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев тә карады.

Программаны "Зәңгәр шәл" вокаль-хореография композициясе белән "Казан" бию ансамбле ачты. Тамашачылар алдында Айдар Галимов, Рөстәм Закиров, Николай Коновалов, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Резеда Шәрәфиева, Артур һәм Эльза Исламовлар, "Зөләйлә" төркеме чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз, иртәгә Урта Әләзәндә сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International