Изгелек марафоны дәвам итә

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” дигән хәйрия акциясе кысаларында, республиканың иҗат коллективлары республика буйлап чыгышларын дәвам итә.

Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге Лаеш, Алексеевск, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында урнашкан балалар йортларында, картлар йортларында һәм тернәкләндерү үзәкләрендә иҗади очрашулар үткәрде. Аларда композитор Илһам Байтирәк катнашты.

 Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Татарстан ҐЯзучылар берлеге“Изгелек” социаль-тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр белән иҗади очрашу үткәрде. Бирегә язучы, җырчы, мәзәкче Алмаз Хәмзин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов һәм матбугат сәркатибе Нәгыйм Шагаев килгән иде.

 Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының Дәүләт камера хоры чыгыш ясады.

ТР Дәүләт симфоник оркестрының хольц-квинтет, кыллы квартет һәм брасс-квинтеты Олы Коргуҗа, Олы Яке, Б.Ключи, Бишнә, Дөбъяз, Бөреле һәм Биектау авылларында хәйрия концертлары куйды. Шулай ук Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, “Идел” Республика инвалидлар социаль тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясады.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Дәрбишләр бистәсендәге  балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен “Али баба һәм өч карак” спектаклен тәкъдим итте. Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары да аларны “Про кота и про любовь ” спектакле белән сөендерде.

“Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Дөньяга елмаю бүләк ит” дигән концерты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International