Айрат Сибагатуллин: “Татарстан мәдәнияте – социаль өлкәнең иң зур һәм үсеш кичерүче тармакларның берсе санала”

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиле Элеонора Митрофанова, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль  инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйт Шакиров катнашты.

Утырышка республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, федераль хакимият органнары территориаль структуралары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы вәкилләре, республика һәм муниципаль учреждениеләр башлыклары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде.

“2016 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге һәм 2014 елга бурычлар турында” доклады белән Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.

Министр үз чыгышын финанс йомгаклары ясаудан башлады. Әйтик, тармакка республиканың берләштерелгән бюджетыннан чыгымнар 14 миллиард 905 млн сум тәшкил иткән (2015 елда – 10 млрд 109 млн сум). Аларның 10 миллиард 916 миллион сумы республика бюджетыннан, 3 миллиард 989 миллион сумы муниципаль бюджетлардан бүленгән.

2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. Айрат Сибагатуллин әлеге елда ирешкән төп казанышларны да санап узды. Киноучреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча чаралар күрелгән. Тулаем алганда, кинематографны үстерүгә 140 миллион 691 мең сум акча тотылган, аларның федераль бюджеттан бүленгән 58 миллион 672 мең сумы 12 муниципаль кино залына заманча җиһазлар урнаштыруга сарыф ителгән. “Авыл территорияләрен тотрыклы рәвештә үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә төзелгән 5 авыл клубы яңа кино күрсәтү җиһазлары алган. Бик күп чаралар – кинофестивальләр, ачык һавада кино күрсәтүләр, “Ночь в кино” акцияләре, кинокүргәзмәләр оештырылган.

Былтыр республиканың музей, театр һәм китапханәләре дә уңай динамика күрсәткән. Музейларга килүчеләр саны 35 процентка арткан –  барлыгы 5 миллион 873 мең кеше. Бу соңгы 20 елда рекордлы күрсәткеч. Дәүләт театрына йөрүчеләр саны 1 миллион күрсәткеченнән узган, шул ук вакытта авыл тамашачылары да 19 процентка күбәйгән.

Министрлык җитәкчесе татар әдәбияты әсәрләрен Россия халыклары заманча шигърияте, балалар әдәбияты һәм прозасы антологиясенә татар әдәбияты әсәрләре кертелүне дә әһәмиятле вакыйга дип атап узды. Әдәби әсәрләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Редакция советы сайлап алган. “Без рус теленә тәрҗемә ителгән татар әсәрләрен мәктәп программасына кертергә телибез. Татар әдәбияты да рус телле укучылар дөньясына керергә тиеш”, - дип белдерде Айрат Сибагатуллин һәм республиканың Язучылар берлегенә әлеге эшне оештырырга тәкъдим итте.

2016 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклап калу, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклауга да зур игътибар бирелгән. Республика бюджетыннан әлеге максатка 1,8 миллиард сум акча тотылган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4,5 тапкыр күбрәк дигән сүз.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе министрлык эшчәнлеген уңай бәяләде. Шул ук вакытта проблемалы мәсьәләләрне дә атап үтте. Ул авылларда мәдәниятне үстерүгә аерым игътибар юнәлтте. “Авылларда мәдәниятне үстерү – безнең эшнең төп юнәлешләрнең берсе. Нәкъ менә авылда милли мәдәният, гореф-гадәтләр саклана”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук авыл клубларының эшен активлаштырырга чакырды.

Коллегия ахырында Татарстан парламенты башлыгы мәдәният  өлкәсе алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, муниципаль районнар күчмә кинокомплексларга ия булды. Ә өч районның мәдәният идарәсе 500 000, 300 000 һәм 200 000 сумлык сертификатлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International