Илдар Халиков: "Бу – сезнең заман һәм сезнең җиңүләрегез"

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрьдә «Пирамида»да кичке сәгать биштә «Безнең заман» эшче яшьләр республика телевизион фестиваленең йомгаклау концерты булды. 18 яшьтән 35 яшькәчә булган талант ияләре  «Вокал», «Вокал ансамбль», «Хореография», тагын шундый берничә номинациядә чыгыш ясады.

Сайлап алу турлары 30 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада узды. Быел зоналардагы турларда республиканың 165 предприятиесеннән   867 эшче яшь кеше катнашты.  Йомгаклау концертында фестевальдә  катнашучылардан иң талантлылары, иң яхшылары сәхнә тотты.  

Тантанада Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркәтибе  Григорий Орджоникидзе чыгыш ясады. Йомгаклау концертына Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде.

«Безнең заман», дисез сез. Бик дөрес һәм амбицияле сүзләр! Бу, чынлап та, сезнең заман, сезнең республика, сезнең җиңүләр һәм казанышлар!», –   диде Илдар Халиков беренче урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырганда.  

Бәйгенең барлык баскычлары йомгаклары буенча нәтиҗә ясалгач, төп бүләккә  «Генерацияләүче компания» ачык акционер җәмгыяте  командасы лаек дип табылды. Аңа диплом,  Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм  200 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International