В.И.Ленин музей-йортында «Героиня моего романа» («Мин яраткан китап герое») дигән кечкенә күргәзмә ачыла

2016 елның 1 марты, сишәмбе

5 мартта көндезге сәгать икедә В.И. Ленин музей-йортында  «Героиня моего романа» («Мин яраткан китап герое»)  дигән кечкенә күргәзмә ачыла.

 Ул «Кечкенә әйберләрдә сакланган зур тарих» дигән музей проекты кысаларында оештырыла.  

Рус һәм чит ил классик әдәбиятының төрле басмалары, алай гына да түгел, аларның төп хатын-кыз каһарманнары фарфор курчаклар рәвешендә  экспозициядә урын алган. Де Агостини коллекциясеннән алынган бу курчаклар түбәндәгеләр: Софья (Грибоедов А.С. «Горе от ума» («Акыллылык бәласе»), Ася (Тургенев И.С. «Ася»), Вера Шеина (Куприн А.И., «Гранатовый браслет» («Ганат беләзек»), княжна Мэри (Лермонтов М.Ю., «Герой нашего времени» («Безнең заман каһарманы»), Татьяна Ларина (Пушкин А.С. «Евгений Онегин»), Эсмеральда (В. Гюго «Собор Парижской Богоматери»), Констанция  Бонасье  (А. Дюма, «Три мушкетёра» («Өч мушкетер») һәм башкалар.

236-90-12.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International