Рөстәм Миңнеханов язучы Гүзәл Яхина белән очрашты

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. 

Илнең әдәби җәмәгатьчелегендә Гүзәл Яхина һәм аның "Зөләйха күзләрен ача" романы Әдәбият елының ачышы дип аталды.

Гүзәл Яхина "Большая книга" илкүләм әдәбият премиясе лауреаты исемен алды, аның романы "Ел китабы", "Ясная поляна" премияләренә лаек дип табылды. 

Рөстәм Миңнеханов язучының иҗади планнары белән кызыксынды, аңа уңышлар һәм әсәрләре өчен кызыклы сюжетлар теләде. 
ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International