Рөстәм Миңнеханов Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге ачылуда катнашты

2015 елның 29 августы, шимбә

Бүген Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф үзәге ачылды. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка җитәкчеләр чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Музей-мәгариф үзәге элеккеге Дедева-Горталов утарында урнашкан, анда 1841-1845 елларда атаклы язучы һәм фикер иясе Лев Толстой яшәгән. Утарның төп йорты республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музей интеравтив экспозиция һәм киң белем бирү функцияле яңа рәвештәге заманча музей учреждениесе буларак ачыла.

2014 елның декабрендә тарихи бинаны инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенә бирү турында карар кабул ителә. Казанда Толстой иҗатын өйрәнүчеләр вакыйгаларның мондый борылышына борчыла. ТР Министрлар кабинеты Казанда Толстой музеен оештыру турында карар кабул иткән мизгелдән, Милли музей хезмәткәрләре аны тулыландыру һәм үстерү буенча концепция вариантларын эшли. Соңрак, Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, концепция белем бирү функциясен көчәйтү ягына үзгәртелә. Утар комплексын төзекләндерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Бүген Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәген ачу хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кунакларын халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар.

Рөстәм Миңнеханов утарның төр йортының янкормаларын карады, анда балчыктан әйберләр ясау, агачтан уеп ясау остаханәләре, тавыш яздыру студиясе, шулай ук укучылар өчен төркемнәр урнашкан, анда төрле мастер-класслар үткәреләчәк.

Музей-мәгариф үзәген игътибар белән карап һәм республика министрлыклары җитәкчеләренә балаларның мәктәптән үзәккә килү юлын уңайлы итеп эшләү йөкләмәсен биреп, Рөстәм Миңнеханов җыелучылар алдында чыгыш ясады.

Ул билгеләп узганча, үзәк Республика көне алдыннан ачыла. Музей гына түгел, ә мәгариф үзәк оештыру карары очраклы гына кабул ителмәде, дип искәртеп узды ул. "Без моңа үзебезнең мөнәсәбәтне үзгәртергә омтылдык, биредә 39нчы мәктәп урнашканны истә тотып, музей белән мәктәпне берләштерергә теләдек. Бүген без моның дөрес карар булуын күрәбез. Балалар музейга килергә генә түгел, биредә кул эшләре белән шөгыльләнергә, фольклор, Лев Толстой иҗатын өйрәнергә тиеш", - диде Р.Миңнеханов. Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, бу пилот проекты, алга таба ул башка мәйданчыкларда да тормышка ашырылачак.

"Үсеп килүче буынны сакланырга тиешле традицияләрдә тәрбияләү мөһим", - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул архитектолар, төзүчеләр, мәктәп, республиканың Милли музее, шәһәр хакимияте вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм Илсур Метшинның башта ук әлеге фикерне хуплавын ассызыклады.

Алга таба үзәккә Лев Толстойның оныгының оныгы, Россия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой юллаган хаты укылды. "Мондый рухи тәрбия үзәге Лев Тостойга иң яхшы һәйкәл", - диелгән сүзләр бар, аерым алганда, әлеге хатта.              
"Татар-Информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International