«Мир» кинотеатрында «Мәхәббәт. Композитор София Гобәйдуллина Казанда» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк

2015 елның 28 августы, җомга
26 августта «Мир» кинотеатрында ХI Казан халыкара мөселман кинофестивале алдыннан «Мәхәббәт. Композитор София Гобәйдуллина Казанда» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк.  

 Фильм мәшһүр милләттәшебезнең Казанда яшәгән чорына багышлана. Ул үзе: «Бу чор булмаса, миннән композитор чыкмас иде», -дип яза.

Фильм София Гобәйдуллинага 85 яше уңаеннан үзенчәлекле бүләк булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International