6 майда көндезге сәгать уникедә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион тантаналы чара уздырылды.
Музей фондыннан 146 укчылар дивизиясе 280 нче артиллерия полкының сугышчан байрагын чыгару чараның иң истәлекле вакыйгасы булды. Бу байракны маяк итеп сугышчылар Берлинны алуда катнашканнар. Аны полкка Бөгелмә районы хезмәтчәннәре тапшырган була.