Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында «Заманча Шекспир» дигән әдәби-театраль очрашу булды

2015 елның 3 марты, сишәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге «Заманча Шекспир» дигән әдәби-театраль очрашу уздырды. Кичәдә мәдәният эшлеклеләре, китап һәм театр сәнгатен сөючеләр җыелган иде. Тинчурин театры артистлары, театр тәнкыйтьчесе Илтяни Илалова «Гамлет» спектаклен сәхнәгә кую тарихы турында сөйләделәр, спектакльдән өзекләр күрсәттеләр. Очрашу тамашачыларда җылы тәэсирләр калдырды.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International