Сергей Никоненко: «Казанда һәрчак җанга рәхәт...»

2015 елның 3 марты, сишәмбе

1 мартта, язның беренче көнендә, филармониядә Россиянең халык артисты Сергей Никоненко Есенин әсәрләрен укыды. «Илаһи саз» дип аталган әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә шулай ук Халыкара конкурслар лауреаты җырчы Валерий Кучеренко башкаруында С.Есенин сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм романслар яңгырады.

Концерт башланыр алдыннан Сергей Петрович Никоненко журналистлар белән очрашты, үзенең Есенин белән бәйләнеше, аның иҗатына мөнәсәбәте турында сөйләде.  «Казанда җанга рәхәт, бу шәһәр күңелгә ятышлы иде. Һәрчак! Мин хәзер дә бу җылылыкны тоям. Миңа биредә рәхәт», – диде артист.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International