Татарстан АССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең почетлы кинематография эшлеклесе Полушин Федор Петрович вафат булды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

8 февральдә  Татарстан АССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең  почетлы кинематография эшлеклесе Полушин Федор Петрович вафат булды.

Кинематография өлкәсендә эшләү дәверендә Ф.П.Полушин үз эшенең чын остасы, инициативалы һәм таләпчән җитәкче буларак танылды.  Республикада кино күрсәтү эшен үстерүгә ул зур өлеш кертте, район үзәкләрендә һәм Казан шәһәрендә кинотеатрлар төзелешендә һәм аларны төзекләндерүдә, яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә, киномеханикларны, инженер-техник хезмәт күрсәтү кадрларын әзерләүдә, республиканың кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлегендә кино күрсәтүне оештыруда зур хезмәт куйды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International