Өчләтә бәйрәм: сезон ябылу тантанасы, юбилей һәм премьера

29 май 2014 ел., пәнҗешәмбе

30 май көнне Чаллы татар драма театрында өчләтә бәйрәм көтелә. Бердән — сезон ябылу тантанасы, икенчедән — Рузилә  Җамалиеваның юбилей кичәсе, өченчедән — юбилярның пьесасы буенча куелган “Изге имән шаһит” мелодрамасының премьерасы.

Узып баручы сезон вакыйгаларга шактый бай булды. Ул 4 октябрьдә француз драматургы Жеральд Сиблейрасның “Тирәкләр шаулый җилдә” моңсу комедиясен премьерасы белән ачылып киткән иде. Әсәрне татарчага Равил Сабыр тәрҗемә итте, сәхнәгә режиссер Туфан Имаметдинов куйды. Спектакль бәхетле язмышлы булып чыкты. Труппа аның белән 2013 елның декабрендә Казанда «Һөнәр+» V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты. Март аенда бу спектакльдә уйнаучы артистлар — Инсаф Фахретдинов, Булат Саләхов, Рафил Сәгъдуллин һәм Раушания Таһирова — ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенә лаек булдылар. Шушы ук спектакль белән труппа апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивалендә булып кайтты. Моңардан тыш һәр елдагыча Татарстанның шәһәр һәм районнарына, шулай ук Уфага уңышлы гастрольләр оештырылды. Тагын бер күңелле яңалык: Инсаф Фәхретдинов «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан театр кечкенә тамашачыларына Фәнәвил Галиев пьесасы буенча Нәфисә Исмәгыйлева куйган «Ак тычкан» әкиятен тәкъдим итте. 15 мартта татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» пьесасы буенча баш режиссер Фаил Ибраһимов куйган премьера узды. Һәм менә сезон ябылуга тагын бер зур бүләк — Рүзилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” мелодрамасы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования