«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Халык язмышы – нәфис иңнәрдә» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

6 мартта 15 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Халык язмышы – нәфис иңнәрдә» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең аеруча күренекле сәхифәләреннән берсе – XIX гасыр ахыры –  XX гасыр башы татар хатын-кызлары мәгърифәте мәсьәләсенә багышлана.

Әлеге күргәзмә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күренекле мәгариф эшлеклесе, дин әһеле Мөхлисә Бубиның (Нигъмәтуллинаның) туган көне уңаеннан ачыла. 6 мартта аның тууына145 ел тула.

Экспозициядә татар хатын-кызларының мәгърифәти үсеше чорларын һәм аларның татар кызларына белем бирүдәге ролен яктыртучы фотосурәтләр, рәсми кәгазьләр, кулъязмалар, китаплар куелган.  

Мөхлисә Буби башта 20 ел дәвамында Иж-Бубидагы җәдиди хатын-кызлар мәктәбен җитәкли, анда укыта, ә аннары Җаектагы мәдрәсәдә мөгаллимлек итә.  Октябрь революциясеннән соң  М. Буби Мөселманнарның Диния нәзарәтенең шәригать суды составында казый вазыйфасына билгеләп куела.  Бу мөселман дөньясы тарихында хатын-кызны казый итеп билгеләп кую очрагы була.

Күргәзмә ачылышында Камал театрының М. Бубига багышланган "Үлеп яратты" спектаклендә уйнаучы артистлар катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International