Зилә Вәлиева ятим балалар – Республиканың мәдәният-сәнгать уку йортлары студентлары белән очраша

2008 елның 24 декабре, чәршәмбе

25 нче декабрьдә сәгать 15.00 тә ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева ятим балалар – Республиканың мәдәният-сәнгать уку йортлары студентлары белән очраша.

Очрашу программасында – чәй эчү һәм Казан буйлап экскурсия. Студентлар Кремльдә, “Эрмитаж-Казан” үзәгендә, ТР Милли музеенда булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International