Казанда 14 илдән килгән вәкилләр катнашында ЮНЕСКО ның төп өч мәгариф проектлар челтәре багланышларын үстерү буенча Халыкара конференция бара

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Казанда 14 илдән килгән вәкилләр катнашында  ЮНЕСКО ның төп өч мәгариф проектлар челтәрләренең үзара багланышларын үстерү буенча Халыкара конференция үз эшен башлап җибәрде.

13-14 майда ЮНЕСКОның «ТИСБИ» Идарә университетындагы Халыкара кафедрасында «Тотрыклы үсеш шартларында ассоциацияләнгән мәктәпләр, ЮНЕСКО кафедралары һәм ЮНЕВОК үзәкләре арасында элемтәләрне камилләштерү механизмнары: проблемалар, проектлар, перспективалар» конференциясе узды. Форум «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проектының 60 еллыгына багышланган.

Конференциянең максаты – тотрыклы үсеш шартларында мәгарифкә ИКТ-технологияләр кертү.Биредә әлеге максатка ирешү өчен ЮНЕСКОның барлык челтәр проектларының үзара хезмәттәшлеген үстерү формалары да   каралачак. Ассоциацияләнгән мәктәпләр, ЮНЕСКО кафедралары һәм ЮНЕСКО/ЮНЕВОК үзәкләре челтәрләренең үзара хезмәттәшлеген ныгыту Берләшкән Милләтләр Берләшмәсенең Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча проектлары үсешенең актуаль тенденциясе булып тора.

Конференциягә БДБның 14  иленнән, Балтыйк, Болгария, Германия, АКШдан 150дән артык вәкил, шул исәптән, ЮНЕСКОның 4 генераль секретаре килде. Форум эшчәнлегендә Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ЮНЕСКОның Мәскәү бюросы һәм ЮНЕСКОның мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр институты, ЮНЕСКО-ЮНЕВОК Халыкара үзәге(Бонн), Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре, Ассоцияцияләнгән мәктәпләр һәм ЮНЕСКО кафедралары челтәре, БДБда һөнәри-техник белем бирү буенча ЮНЕВОК үзәкләре әгъзалары катнашты.

Конференциянең ачылу тантанасында һәм пленар утырышта  ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ИИТО ЮНЕСКОның миллипрограмм белгече Александр Хорошилов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Россиядә «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» милли проекты координаторы, «ТИСБИ» Идарә университеты ректоры Нэлла Прусс катнашты.

Нэлла Прусс ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре халыкара координаторы (ЮНЕСКО, Париж) Ливия Салдари исеменнән котлау укып китте.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзеүзенең чыгышында Татарстан Республикасы ЮНЕСКОның күп кенә өстенлекле юнәлешләрен үстерү буенча беренчеләрдән булуын ассызыклап үтте. Ул шулай укякын арада Камбоджада үтәчәк ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетысессиясендә күрсәтеләчәк презентацияләр турында да сөйләде, Россиядән Свияжск һәм Болгар тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International