Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың Мәдәният хезмәткәре көне белән котлавы

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сез югары гуманизм һәм мәгърифәтчелек миссиясен намус белән башкарасыз. Күпкырлы хезмәтегез, энтузиазм, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлешегез зур хөрмәткә лаек. Сез башкаларга күңел байлыгы, гүзәллеккә якынрак булу шатлыгын бүләк итәсез. Идеяләрегез, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, республиканың мәдәни тормышы елдан-ел  эчтәлеклерәк һәм эмоциональ яктан байрак була бара.

Мәдәниятнең ил тарихында роле бәяләп бетергесез. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итәбез. Ул елларда нәкъ менә сәнгать көчләрне бергә тупларга, сугыш фронтларында, ә соңрак зур төзелешләрдә җиңүләргә ирешергә ярдәм итте. Бүгенге көндә дә сез башкарган эшләрнең әһәмияте зур.  Мәдәниятнең  дәүләт сәясәтендәге илкүләм өстенлекләр исемлегенә кертелүе дә очраклы түгел.

Горурланырлык казанышларыбыз күп! Бүген Татарстан мәдәният өлкәсендәге төп күрсәткечләр буенча әйдәп бара. Республика «Мәдәният» илкүләм проекты планын арттырып үтәде. Узган елда татарстанлылар һәм республикабыз кунакларының мәдәният учреждениеләренә килү күрсәткече 28 миллионнан арткан - бу безнең гомуми эшебезнең нәтиҗәлелеген  һәм үсеш өчен сайланган юнәлешләрнең дөрес булуын раслый.

Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, театрларда, музейларда, балалар сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләрнең барысына да һөнәргә тугры булганнары өчен  чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле коллегалар, бу көнне нәтиҗәле һәм кешеләргә бик тә кирәкле булган хезмәтегез, иҗатыгыз, тырышлыгыгыз  өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Коронавирус пандемиясе сәбәпле  мәдәни учреждениеләрнең ябылуы  да сезне туктатмады - сез мәдәният яратучыларны онлайн-спектакльләр һәм виртуаль экскурсияләр белән сөендерүегезне дәвам итәсез.

Бу искиткеч бәйрәмдә сезгә илһам,  сизгерлек һәм креатив булып калуыгызны телим. Сезнең эшчәнлегегез әйләнә-тирәдәгеләрне һәм үзегезне сөендереп торсын! Сезгә чиксез иҗат энергиясе, иң кыю идеяләрнең һәм  яңа проектларның чынга ашуын, сәламәтлек һәм иминлек телим!

 

    Ихтирам белән,

Мәдәният министры                                                                                      Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования